Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас районы прокуроры сорауга җавап бирә

Мәҗбүри эшкә хөкем итү нәрсә ул, шул турыда аңлатсагыз иде... Шәфигулла Садретдинов. Сорауга район прокуроры Артур Шәрипов җавап бирә: -Быелның 1 январенан Закон каршында кылган җинаяте өчен кешене суд карары нигезендә мәҗбүри эшләргә тарту үз көченә керде. Гаеплене мәҗбүри эшкә хөкем итү тәртибе РФ Җинаятьләр Кодексына төзәтмә рәвешендә 2011 елның...

Мәҗбүри эшкә хөкем итү нәрсә ул, шул турыда аңлатсагыз иде...

Шәфигулла Садретдинов.

Сорауга район прокуроры Артур Шәрипов җавап бирә:

-Быелның 1 январенан Закон каршында кылган җинаяте өчен кешене суд карары нигезендә мәҗбүри эшләргә тарту үз көченә керде. Гаеплене мәҗбүри эшкә хөкем итү тәртибе РФ Җинаятьләр Кодексына төзәтмә рәвешендә 2011 елның декабрь аенда ук өстәлгән иде. Мәҗбүри эшләргә тарту ул кешене ирегеннән мәхрүм итүнең бер альтернативасы. Тик бу вакытта гражданин җәмгыяттән читләштерелми, иректә кала, тик барыбер үз җәзасын ала. Суд тарафыннан билгеле бер вакытка мәҗбүри эшкә хөкем ителүченең хезмәт хакыннан 5-10 процент өлеше дәүләт файдасына җәзаларны үтәү территориаль органы исәбенә күчерелә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев