Апас районы суды залыннан
Районның К. авылында яшәүче 57 яшьлек Ә. 2014 елның 18 июлендә суд карары буенча 30000 сумлык штрафка тартылып, ел ярымга машина белән идарә итү хокукыннан колак каккан иде инде. Бу җәзаның аңа ни өчен бирелүен аңлыйсыздыр-эчкән килеш руль артында юлда автоинспекторларга очраганы өчен... Шуннан ни булган дисезме? Үз ялгышуыннан гыйбрәт...
Районның К. авылында яшәүче 57 яшьлек Ә. 2014 елның 18 июлендә суд карары буенча 30000 сумлык штрафка тартылып, ел ярымга машина белән идарә итү хокукыннан колак каккан иде инде. Бу җәзаның аңа ни өчен бирелүен аңлыйсыздыр-эчкән килеш руль артында юлда автоинспекторларга очраганы өчен...
Шуннан ни булган дисезме? Үз ялгышуыннан гыйбрәт алмаган булып чыкты ул-узган елның 17 ноябрендә Кильдураз-Дәвеш арасында руль артында килеш аны участок инспекторы туктата. Тагын шул ук хәл-аның машина руленә эчкән килеш ябышуына шик тугач, район үзәгенә медицина тикшерүенә алып киләләр. Экспертиза нәтиҗәсе анык-Ә. нең организмында алкогольле эчемлек куллану симптомнары аерымачык ярылып ята!
Үз хәлен үзе яхшы аңлап, Ә. бу юлы аңа карата кузгатылган җинаять эшен район судында тизләтелгән шартларда карауларына ризалашты. Суд утырышында ул үз гаебен тулысынча танып, кылган гамәле өчен үкенүен белдерә. Җитмәсә, аның инвалидлык группасында булуы да ачыклана. Гаилә хәле, административ җаваплылыкка тартылмавы исәпкә алына.
Суд шуларны һәм башка сәбәпләрне искәртеп, аңа мондый карар чыгарды-ул 120 сәгатьлек хезмәт белән төзәтүгә хөкем ителде. Тагын ел ярым аңа транспорт белән идарә итәргә ярамаячак.
Районда соңгы 3 елда автотранспорт белән идарә итү таләп-кагыйдәләре, Закон таләпләрен бозган өчен 1 йөздән артык апаслы 30 мең сумга кадәр штрафка тартылды һәм 3 елга кадәр правасыннан колак какты. Бу "кара исемлек"кә эләкмәс өчен бары тик Законны хөрмәт итәргә, машинаң двигателен кабызганчы үз-үзеңә хисап бирә белергә генә кирәк, югыйсә...
Инде дә килеп, икенче суд утырышы карары гамәлгә кереп, судья кул куйган кәлам карасы кибәргә дә өлгермәде- автоинспекторлар Ә. не тагын юлда, машина руле артында тоткарладылар. Тагын эчкән. Бөкрене кабер генә төзәтә диләрме әле?.. Тукран тәүбәсе диярсең, билләһи... Бу юлы инде суд карары бик тә кырыс булачагына шик юк!
Фатыйх Хафизов, район прокуроры урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев