Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас районы укучылары – җиңүчеләр арасында

Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге гимназиясендә 7 апрель көнне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучыларының "Минем кече Ватаным" дип аталган II төбәкара һәм ВУЗ галимнәре һәм гомуми белем бирү мәктәп укытучыларының "ВУЗда һәм мәктәптә экология һәм туган якны өйрәнү буенча балаларның эзләнү эшчәнлеген оештыру" дигән темага багышланган төбәкара фәнни -...

Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге гимназиясендә 7 апрель көнне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучыларының "Минем кече Ватаным" дип аталган II төбәкара һәм ВУЗ галимнәре һәм гомуми белем бирү мәктәп укытучыларының "ВУЗда һәм мәктәптә экология һәм туган якны өйрәнү буенча балаларның эзләнү эшчәнлеген оештыру" дигән темага багышланган төбәкара фәнни - гамәли конференцияләре булып узды. Бу ике чара да 2017 ел - Экология елы кысаларында үтте. Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы, Казан федераль университетының идарә итү, экономика һәм финанс институты, Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы "Рус география җәмгыяте"нең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге, Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе һәм Буа шәһәренең М. Вахитов исемедәге гимназиясе тарафыннан оештырылган конференцияләр югары дәрәҗәдә оешкан төстә үтте. Икенче генә тапкыр узуына карамастан, конференциядә Татарстанның күп кенә районнарыннан, күрше Чувашия Республикасы һәм Ульян өлкәсе мәктәпләреннән дә бик күп укучылар һәм укытучылар катнашты.

Безнең Апас районы укучылары һәм укытучылары да бу чарадан читтә калдмады. Апас урта мәктәбенең география укытучысы Вәлиева Л.М. укучысы Сергеева Л.Л., Морзалар урта мәктәбенең география укытучысы Бәдертдинов Р.Р. укучысы Галиуллин И.И., Сатмыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы Гимадиев И.Ш. укучысы Гимадиева Н.И., Чуру-Бураш төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Минһаҗева Р.В. укучысы Бәдертдинова Д.А катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Укучылар кече Ватанбызның табигатенә, экологиясенә багышлап фәнни эзләнү эшләре башкарганнар иде. Аларның һәрбер эшләре югары дәрәҗәдә бәяләнде.

Сергеева Л. "Кече Ватанның эколого-географик үзенчәлекләре" бүлегендә I дәрәҗә Диплом, Галиуллин И. "Кече Ватанның мөһим экологик обектлары" бүлегендә II дәрәҗә Диплом, Гимадиева Н. "Әйләнә - тирә һәм кешенең сәламәтлеге" бүлегендә II дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнделәр һәм Бәдертдинова Д. лауреат исеменә лаек булды.

Гимназиянең актлар залында коференциягә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләргә Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы Дипломнары тапшырылды, ә Татастан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгы китаплар белән бүләкләде.

Укучылар конференциядән бик канәгать калдылар. Кече Ватанбызның табигатен һәм экологиясен өйрәнергә илһамланып кайттылар.

Бәдертдинов Р.Р.

Морзалар урта мәктәбенең география һәм биология укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев