Апас районы зиратлары кем җирендә?
Район территорияендә мәрхүмнәрне тиешенчә җир куенына күмү өчен барлыгы тугыз дистәгә якын зиратлык исәпләнә. Законнар нигезендә аларның урнашкан чикләре җир Кадастры, дәүләт реестрында ачык билгеләнергә, аның нинди җирдә урнашканлыгы турында төгәл мәгълүматлар булырга тиеш. Бу өлкәдә тәртип салу, Законнарның тайпылышсыз үтәлешенә ирешү максатында махсус тикшерү үткәргәндә 7 авыл җирлеге территориясендәге...
Район территорияендә мәрхүмнәрне тиешенчә җир куенына күмү өчен барлыгы тугыз дистәгә якын зиратлык исәпләнә. Законнар нигезендә аларның урнашкан чикләре җир Кадастры, дәүләт реестрында ачык билгеләнергә, аның нинди җирдә урнашканлыгы турында төгәл мәгълүматлар булырга тиеш. Бу өлкәдә тәртип салу, Законнарның тайпылышсыз үтәлешенә ирешү максатында махсус тикшерү үткәргәндә 7 авыл җирлеге территориясендәге 15 зиратның авыл хуҗалыгы җирләрендә урнашканлыгы мәгълүм булды. Таләп-кагыйдәләр буенча алар авыл җирлекләренә караган һәм беркетелгән җир мәйданы чикләре эчендә теркәлергә тиеш. Зиратлар муниципаль милек дип таныла. Авыл хуҗалыгы эшчәнлеге алып бару өчен рәсмиләштерелгән җирдә ашлык үсәргә тиеш яки башка авыл хуҗалыгы продукциясе генә җитештерелә ала, диелгән Россия һәм Татарстан Җир Законнарында.
Зиратлар урнашкан территорияләрне рәсмиләштерү авыл җирлекләре башлыкларының турыдан-туры вазифасы. Билгеле ки, закон бозылган дип, каберлекләр урыннарыннан кубарылып, башка җиргә күчерелмәячәк. Инсаннарның, бакыйлыкка китүчеләрнең мәңгелек йортларына беркем тимиячәк. Зиратлар урнашкан җирләрне башка категориягә күчерү, закон таләпләрен тиешенчә үтәмәүчеләргә хаталарны төзәтү өчен вакыт бирелде. Үз вазифаларын тиешенчә башкармаучыларга административ җәза каралган. Сатмыш, Каратун, Тутай, Зур Күккүз, Болынбалыкчы, Шәмбалыкчы һәм Югары Акхуҗа авыл җирлекләре башлыклары моны онытмасыннар иде.
Альмир Гаптелганиев, район прокуроры ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев