Апас районында күп һәм матур итеп төзиләр
Федераль, Татарстанкүләм төзекләндерү һәм яңа төзелеш программалары буенча районда эшнең кызган чагы бүген. Шул программалар буенча Кильдуразда яңа клуб салына. 3 ай дигәндә аның стеналары өелде, башы ябылды. Төзүчеләр эчке бизәү эшләрен башларга әзерләнә. Ябалак һәм Болынбалыкчы авылларында исә 40 еллар чамасы элек салынган Мәдәният йортлары төзекләндерелә. Шәмбалыкчы авыл җирлеге...
Федераль, Татарстанкүләм төзекләндерү һәм яңа төзелеш программалары буенча районда эшнең кызган чагы бүген. Шул программалар буенча Кильдуразда яңа клуб салына. 3 ай дигәндә аның стеналары өелде, башы ябылды. Төзүчеләр эчке бизәү эшләрен башларга әзерләнә. Ябалак һәм Болынбалыкчы авылларында исә 40 еллар чамасы элек салынган Мәдәният йортлары төзекләндерелә. Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин бу уңай үзгрешләргә бик шат:
-Авылны шулай кадерләргә кирәк. Ил табынына азык-төлек җитештерүчеләр уңайлы эш һәм ял шартларына бик тә лаек,-ди.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев