Апас районында язгы чакырылыш-2017
Бу язгы чакырылышта 30 яшь апаслы хәрби хезмәткә чакыру алачак. Булачак солдатларыбызның 25 проценты югары белемле. 60 процент өлеше хәрби хезмәткә махсус урта белемле һәм беренчел хәрби һөнәрле булып бара. Бу язда хәрби хезмәткә китүче апаслыларның 15 проценты тулы урта белемле. 18 апрелдә Апастан Рушан Сәлахов, Шыгайдан Булат Мөхетдинов, Карамасардан...
Бу язгы чакырылышта 30 яшь апаслы хәрби хезмәткә чакыру алачак. Булачак солдатларыбызның 25 проценты югары белемле. 60 процент өлеше хәрби хезмәткә махсус урта белемле һәм беренчел хәрби һөнәрле булып бара. Бу язда хәрби хезмәткә китүче апаслыларның 15 проценты тулы урта белемле.
18 апрелдә Апастан Рушан Сәлахов, Шыгайдан Булат Мөхетдинов, Карамасардан Илмир Сәлимгәрәев һәм Тутайдан Илнур Минһаҗетдинов беренче партия булып армия хезмәтенә кузгалдылар.
-Миңа хәрби хезмәт җиңел биреләчәк дип уйлыйм. Беренчедән, спорт белән дус булдым. Икенчедән, техникум дипломым, беренчел хәрби һөнәрем бар. Өченчедән, бик тә солдат буласым килә. Әтием дә армиядә хезмәт итеп кайткан. Мин кемнән ким,-ди апаслы Рушан Сәлахов.
Тутайлы Илнур Минһаҗетдинов белән Шыгайдан Булат Мөхетдинов армиягә хәрби техник-механик таныклыгы белән бара. -Апас аграр көллиятендә безне армиягә хезмәткә бик яхшылап әзерләделәр,-ди Илнур. -Укытучыларым, туганнарым, әти-әнием йөзенә тап төшермәм, яхшы итеп хезмәт итәчәкмен!
Солдат әниләре болай диделәр:
-Газиз балаңны билгесезлеккә чит җирләргә хәрби хезмәткә озатуы җиңел түгел инде ул. Тик ирләребез бүген дә солдат елларын зур горурлык белән искә төшерәләр. Улларыбыз да армиягә үзләре теләп, яшьтәшләре белән бергә китәбез дип хыялланып үсте. Юлларыгызга ак җәймә, балалар!
Иртәнге алтыда Казан "Патриот" Үзәгенә махсус автобус көткән арада егетләр дә үз сүзләрен әйтеп калырга ашыкты:
- Сөйгән ярларыбыз, әти белән әнине, туганнарыбызны шатландырып 1 елдан соң Апаска әйләнеп кайткач та, хәрби киемнәрдән бергәләп кочаклашып авыл урамнарын урарбыз әле. Бездән яхшы хәбәрләр, җылы хатлар көтегез. Сынатмаска сүз бирәбез Апас!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев