Апас районында үзара салым акчаларын кемнәр түли, кемнәр түләми?
-Үзара салым акчаларын җыюны 30 мартка кадәр төгәлли алмасак, без Казан аша аны дүрт тапкырга арттырып алырга соңга калачакбыз,-дип кисәтә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев. -Чөнки ул быел районга, авыл җирлекләренә икенче кварталдан да соңга калмыйча елга бер тапкыр гына кайтачак. Бу салымны түләүдән азат ителүче категориягә кемнәр керүен тагын...
-Үзара салым акчаларын җыюны 30 мартка кадәр төгәлли алмасак, без Казан аша аны дүрт тапкырга арттырып алырга соңга калачакбыз,-дип кисәтә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев. -Чөнки ул быел районга, авыл җирлекләренә икенче кварталдан да соңга калмыйча елга бер тапкыр гына кайтачак. Бу салымны түләүдән азат ителүче категориягә кемнәр керүен тагын бар тапкыр ачыклап үтәм-болар яннарында яшәүче, 18 яше тулмаган 3 һәм аннан да күбрәк бала үстерүче гаиләләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград блокадасы кичерүчеләр, югары һәм махсус уку йортларында көндезге бүлектә укучы студентлар, балачактан инвалидлар, коляскалы инвалидлар.
Аз керемле гаиләләр бу категориягә кертелмиләр һәм үзара салымны башкалар белән беррәттән түлиләр. Аңлашыла ки, кешенең авылда теркәлеве хәлиткеч. Аның фактта кайда яшәве бу очракта кешене үзара салым түләүдән азат итми.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев