Апас районының күп балалы гаиләләре “Мәктәпкә җыенырга булыш“ акциясендә катнашты
Апас районының күп балалы гаиләләре "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында матди ярдәм алдылар. Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин иницитивасы буенча өч гаиләгә булышырга карар кабул ителгән иде. Район башлыгы үтенече буенча акчалата булышуны "Ак Барс" банк идарәчесе Зөфәр Гәрәев үз өстенә алды. Һәрбер гаиләгә 40 мең акча бирелде. Балалар гаиләләре...
Апас районының күп балалы гаиләләре "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында матди ярдәм алдылар. Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин иницитивасы буенча өч гаиләгә булышырга карар кабул ителгән иде. Район башлыгы үтенече буенча акчалата булышуны "Ак Барс" банк идарәчесе Зөфәр Гәрәев үз өстенә алды. Һәрбер гаиләгә 40 мең акча бирелде.
Балалар гаиләләре белән Казан шәһәренә барып мәктәпкә кирәк яраклар, өс киемнәре, аяк киемнәре алып кайттылар. Әлеге сәяхәткә алар белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина барды.
Аларны без дә каршы алдык. Балалар бик шат иделәр. Барысының да кулында бихисап әйберләр белән каплар иде. Алар бөтенесе дә ихластан бик зур рәхмәтләр әйттеләр. Бергә җыелып истәлекле фотога төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев