Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас Россиянең төрле төбәкләреннән китапханәчеләрне кабул итте

Россия китапханә конгрессы кысаларында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән китапханә мөдирләре Апас җирлеге белән танышты.

(27 май, “Апастово-информ”).

Профессиональ тур кысаларында алар райондагы эшчәнлек белән таныштылар.
“Конгресста катнашучылар Апас үзәк китапханәсендә, район туган якны өйрәнү музеенда, Апас аллеясында һәм Дәүләки авыл китапханәсендә булдылар. Якутия, Томск, Мәскәү, Санкт-Петербург, Кузбасс һәм Россиянең башка шәһәрләрендәге хезмәттәшләр белән танышуга шат булдык. Алар да бездәге шартларга соклануларын яшермәделәр, Апасны ошатуларын белдерделәр”, - ди район китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев