Апас туган якны өйрәнү музеенда төнге могҗизалар
Халыкара музейлар көне уңаеннан, Апас туган якны өйрәнү музеенда “Музейлар төне” узды.
(21 май, “Апастово-информ”),
Кунаклар өчен төрле мавыктыргыч биремнәр куелган 7 мәйданчык тәкъдим ителде. “Бүләккә сувенир” мастер-классында кунаклар үзләре Апас районы оешуга 95 ел тулуга багышланган истәлекле сувенир әзерли алдылар.
Шәвәли картның сораулары беркемне дә битараф калдырмады. Мистик атмосфера үзе үк кунакларда серлелек һәм зур кызыксыну уятты. Барлык мәйданчыкларда балалар да, өлкәннәр дә зур кызыксыну белән биремнәрне үтәделәр, шуның белән «алтын» тәңкәләр эшләделәр. Иң күп акча җыйган Хәбибуллина Амалия җиңүче булды. Ул Апас туган якны өйрәнү музее исеменнән истәлекле бүләк алды.
“Чара барышында патриотик җырлар җырладык һәм музыка мәйданчыгында биедек. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган фотозонада катнашучылар да призлар алды. Призны чараның иң кече катнашучысы да, кичәнең иң өлкән кунагы да алды”, - диде музей хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев