Апас укучылары җәйне ничек үткәрде
Татарстан укучылары өчен быелгы җәйдә барлыгы 1905 балалар лагере ачылды. Шул исәптән, Апас районында 10 мәктәп яны, 4 балалар хезмәт һәм ял лагерьлары эшләде. -Аларда бу җәйдә барлыгы 300 бала ял итте, вакытын файдалы итеп үткәрде,-ди район мәгариф бүлеге мөдиренең тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Мваку. -Районыбызның Дәвеш авылы янәшәсендәге...
Татарстан укучылары өчен быелгы җәйдә барлыгы 1905 балалар лагере ачылды. Шул исәптән, Апас районында 10 мәктәп яны, 4 балалар хезмәт һәм ял лагерьлары эшләде.
-Аларда бу җәйдә барлыгы 300 бала ял итте, вакытын файдалы итеп үткәрде,-ди район мәгариф бүлеге мөдиренең тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Мваку. -Районыбызның Дәвеш авылы янәшәсендәге "Свияга" балалар ял-сәламәтлендерү Үзәгендә барлыгы 113 яшь апаслы ял итте. Төрле профильле җәйге балалар лагерларында 45 бала сәламәтлеген ныгытты. Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән районыбызның укуда, спортта, мәктәп, җәмәгать, мәдәният тормышында иң алдынгы 46 укучы 18 көн дәвамында Кырымда Кара диңгез ярында ял итеп кайтты. Быел Каратун мәктәбе укучысы Нияз Дәүләтшин Россиякүләм "Яшь армияче" конкурсында җиңеп, "Артек" та булып кайтты.
Киләсе җәйге каникулларда да күләм һәм сыйфат шул ук дәрәҗәдә калачак. Җәйге каникулларында шулай файдалы хезмәттә катнашып, күңелле ял итеп ныгыган, үскән укучы балаларга укуларында яңа уңышлар телибез.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев