Апас укучылары төп дәүләт имтиханнары тапшыра
Апас урта мәктәбендә урнашкан Дәүләт имтиханнарын тапшыру пунктында сынаулар дәвам итә.
(1 июнь, “Апастово-информ”).
9 класс укучылары 1 июньдә физика, химия, биология, тарих буенча төп дәүләт имтиханын тапшыра.
“Быел 9 классны 167 укучы тәмамлый. 7 июньдә рус теле, 15 июньдә химия, информатика, биология, география, 22 июньдә география, рус әдәбияты, информатика фәннәреннән сыналалар. Укучыларга уңышлар телим ”, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев