Апас укытучылары ноутбуклар алды
Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан, район укытучыларына 122 ноутбук тапшырылды.
(31 март, “Апастово-информ”).
“Укытучыларның ноутбукларын яңарту” Республика программасы буенча, быел да узган елдагы кебек ноутбуклар бирелә. Татарстан укытучылары 24 мең ноутбук алачак. Бүген районыбыз укытучыларына 122 ноутбук тапшырдык. Соңгы ике елда безнең барлык укытучыларыбыз да яңа ноутбуклы булды. Без әлеге программа өчен Республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев.
Бүгенге көндә укучыларга фәннәрне электрон системадан башка укыту мөмкин түгел. Әлеге техника уку процессын оештыруда зур ярдәм булачак. Җитәкче шулай дип белдерде.
“Укытучылар һәм остазлар елы буларак, укытучыларга күп игътибар бирелә. Барлык укытучыларның да яңа ноутбуклары булачак. Укытучы өчен ул иң еш кулланыла торган әсбап. Безгә җиң сызганып эшләргә, матур нәтиҗәләргә ирешергә насыйп булсын”, - диде Каратун мәктәбе директоры Илмас Фәхретдинов.
Апас урта мәктәбендә 59 укытучы балаларга белем һәм тәрбия бирә. Узган ел 29 ноутбук алганнар. Бу юлы исә 30 укытучының ноутбугы яңарачак.
“Укытучыларның ноутбукларын яңарту” Республика программасы кысаларында, ике ел эчендә барлык укытучылар да электрон эсбаплар белән эшләрлек итеп тәэмин ителәләр. Без бик шат. Әлеге ноутбуклар аша бары тик яхшы билгеләр генә куелсын иде”, - ди Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев