Апас урта мәктәбендә маскалар тегү дәвам итә
Апас урта мәктәбе коллективында 24 хезмәткәр волонтерлык эшенә алынган. Алар бишенче көн битлекләр текте.
(10 апрель, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”).
“Ике сменада эшлибез. Битлекләр 6 яки 8 катлы итеп, төрле размерда марлядан тегелә. Һәр кешенең үз вазифасы бар. Кайбер кешеләр өйдә торганда, эшләрен туктата алмый торган хезмәт ияләре дә бар. Битлекләр авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, халык сәламәтлеге сагында торучыларга, волонтерларга бирелә. Көнгә 300ләп битлек тегелә”, - ди Апас мәктәбе директоры, волонтер Гүзәлия Зыятдинова.
Тегү машиналары 2012 елда “Дәресләрдән соң мәктәп” республика программасы нигезендә булдырылган. Хәзерге вакытта волонтерлар әлеге машиналар белән тегә, бик теләп ярдәмгә кушылганнар. Җитәкче шул хакта да әйтеп узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина белдергәнчә, битлекләр районда 5 җирдә тегелә. Аларда 35 кеше катнаша. Апас, Борнаш, Каратун мәктәбе базаларында, социаль яклау идарәсендә һәм Каратунның тегү цехында эш бара.
“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова волонтерларга битлекләр тегү өчен марля тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев