Апас урта мәктәбендә әтиләр конференциясе узды
Мәктәпнең актлар залына җаваплы вәкилләр белән бергә балаларның әтиләре жыелды.
(11 март, Ландыш Гайнуллина, Апастово-информ)
Иң элек, балалар төрле отрядларга бүленеп, әтиләрен ишек төбеннән үк девиз-чыгышлары белән сәламләп каршы алдылар. Конференция "Балаларны рухи һәм хокукый яктан тәрбияләүдә әтиләрнең роле" темасы астында пленар утырыш белән башланып китте. Бу хакта мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова хәбәр итте.
Биредә балалар һәм яшьләрнең тормышына зыян китерүче аспектлар, аларны тискәре күренешләрдән саклап калу турында җитди сөйләшү барды. Соңгы вакытта барлыкка килгән төрле субкультура, мәктәп буллингы, суицид, агрессия, наркотик матдәләр куллану кебек куркыныч афәтләрдән читләтү һәм башка уткен темалар яктыртылды.
"Балалар белән әти арасында иң элек дуслык хисе өстенлек итәргә тиеш. Бары тик шул очракта гына баланың күңел кылларын аңлап булачак, арада элемтә дә өзелмәячәк", - диде "Россия юристлары ассоциациясе" җәмгыятенең республикабыз буенча рәисе Тимур Какохо.
Гаилә һәм мәктәп кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә балаларыбыз чын, аек акыллы кешеләр итеп тәрбияләнәчәк. Һәр гаиләдә баш кеше - әти. Әтиләребезнең уңай йогынтысы булганда гына гаиләдә дә тәртип була. Шуны онытмасак иде. Әнә шулай дип белдерделәр район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева, мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина һәм башка җаваплы вәкилләр.
Конференциянең икенче өлешендә балалар әтиләре белән төрле спорт уеннарында катнашып, көчләрен, җитезлекләрен сынап карадылар. Әтиләр белән бергәләшеп уеннарда катнашу - балалар өчен бик зур куаныч булып, конференциягә аеруча бәйрәм төсе өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев