Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас үзәк китапханәсе «Сәнгать төне» акциясенә кушылды

Һәр ел саен 4 һәм 5 ноябрь көннәрендә Русиянең барлык төбәкләрендә дә «Сәнгать төне» акциясе уза.

(10 ноябрь, "Апастово-информ").


Апас үзәк китапханәсе коллективы да әлеге акциядән читтә калмады. Биредә "Матурлык иленә бергә" дип исемләнгән очрашу оештырылды.
"Чарала китапханә каршында эшләп килүче "Сердәш" клубы әгъзалары катнашты.  Чүрибураштан Лира апа Яруллина үзенең матур һәм зәвык белән эшләнгән фото һәм картиналар күргәзмәсе белән чыгыш ясады.  Ул матурлыкны рәсемнәр аша чагылдырса, озак еллар китапханәче булып эшләгән хезмәттәшебез Руцилә апа Садриева шигъри тәлгәшләр аша җиткерде. Гөлфара апа Закирова - куллары белән матурлык тудыручы. Аның чиккән кулъяулык, алъяпкычларына сакланмый мөмкин түгел", - ди китапханәче Римма Шәйхетдинова. 

Кичәгә бик актив, сәнгатьне үз иткән райондашларыбыз җыелган иде. Очрашу матур  җырлар, фикер алышулар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев