Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас үзәк китапханәсендә “Илне саклау- телне саклау да ул” дип аталган чара узды

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештырылды.

(22 февраль, “Апастово-информ”).


23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, ул – көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдындагы бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Шундый ир-атларыбыз катнашында Апас үзәк китапханәсендә “Илне саклау - телне саклау да ул” дип аталган чара оештырылды. Апас аграр көллият студентлары белән очрашуга Әфган сугышының шаһиты булган ветеран – Айдар Хәйруллин килгән иде. Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссариаты вәкилләре Илсур Гатиятуллин, Марсел Вәлиев, газиз балаларын хәрби хезмәткә озаткан әниләр, күптән түгел үзенең хәрби бурычын намус белән үтәп кайткан Илсур Нигъмәтҗанов та очрашуда бик теләп катнаштылар.
Батыр уллар үстергән аналар балалары турында матур сүзләр сөйләделәр, хатирәләр уртаклаштылар. Илсур Нигъмәтҗанов булачак солдатларга армиянең әһәмиятен аңлатты, намуслы, үз Ватанына тугры булып яшәргә өндәде. Бу хакта Апас үзәк китапханәсе хезмәткәрләре хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев