Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас ветераннар Советының иң актив өлкәннәренә Мактау грамоталары тапшырылды

“Сәләт“ балалар иҗат үзәгендә район ветераннар Советы президиумы өлкәннәре очрашуга җыелды.

(23 март, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ“).


“Пандемия булу сәбәпле, кызганычка каршы, ел дәвамында өлкәннәр белән утырышлар, киңәшмәләр үткәрергә ярамады. Шуңа күрә бүгенге җыелышны бәйрәмчә итәргә тырыштык. Өлкәннәр безнең иң төп таянычларыбыз, киңәшчеләребез. Алардан үрнәк алып, тәҗрибләләренә таянып, киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшләргә тырышабыз“, - дип сөйли район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина.
Өлкәннәр очрашу барышында эшләгән елларын искә алдылар, яңалыклар турында сөйләштеләр, хис-тойгылары белән уртаклаштылар.
Иң өлкән, иң абруйлы, озак еллар ветераннар оешмасында эшләгән өлкәннәр республика ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштиряковның Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Соңыннан өлкәннәр чәй табыны артында кунак булып, хәл-әхвәлләр белешеп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар.
“Өлкән яшьтә булсам да, авылымдагы яңалыкларны белешеп, кемгә нинди ярдәм кирәк - барысын да сорашып, кызыксынып яшим. Картайдым дип түгел, картлыкның да рәхәтлеген күрә белеп, тәмен тоеп, яши белеп яшәргә кирәк“, – ди Каратун авыл җирлегеннән Сания апа Сәлахуллина.
Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да катнашты. Ул ветераннар Советы эшчәнлегенә район җитәкчелегенең югары бәя бирүен билгеләп үтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев