Апас ягы талантлары күргәзмәсен күрдеңме әле?
Апас үзәк музеендә якташ язучылар, драматурглар, шагыйрләр, галимнәребезнең 327 китабы саклана. Апас редакциясендә үз китапларын бастыручы һәвәскәр шагыйрьләр, истәлекләр, төрле альбомнар, авыл тарихына багышланган иҗат җимешләрен тапшыручылар да бихисап. Аерым апаслыларның дистәләп китабы чыккан. Әйтик, Дүртиледән Әсрар ага Идиятов, профессиональ журналистлар-элеккеге хезмәттәшләребез Азат Сункишев, Хәмзә Бәдретдинов иҗат чишмәләре аеруча мул...
Апас үзәк музеендә якташ язучылар, драматурглар, шагыйрләр, галимнәребезнең 327 китабы саклана. Апас редакциясендә үз китапларын бастыручы һәвәскәр шагыйрьләр, истәлекләр, төрле альбомнар, авыл тарихына багышланган иҗат җимешләрен тапшыручылар да бихисап. Аерым апаслыларның дистәләп китабы чыккан. Әйтик, Дүртиледән Әсрар ага Идиятов, профессиональ журналистлар-элеккеге хезмәттәшләребез Азат Сункишев, Хәмзә Бәдретдинов иҗат чишмәләре аеруча мул тибә,-ди үзе дә берничә китапчык-буклетлар авторы Рәмис Ногманов.
-Бу көннәрдә саклагыч фондлардагы бу китаплардан зур-стенд-күргәзмә оештырдык. Бу экспонатларыбызны музейга килүчеләр бик яратып карый һәм укый. Апас ягында элек һәм хәзер дә яшәүче җәнлекләр, киек кошлар экспозициясе залын да үз итәләр музей ишеген ачып керүчеләр.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев