Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас- яшь галимнәр мәктәбе

-Февраль ае Апас районы мәктәп укучылары, аларны төрле иҗади ярыш, конкурсларга, фәнни юнәлешле олимпиадаларга әзерләүче укытучылары өчен җиңүләргә аеруча бай булды,-дип язган безгә район мәгариф бүлеге белгече Зөфәр Фатыйхов. -Зур Күккүз мәктәбе укучылары Эльвина Сөнгатуллина белән Данил Зәйнуллин татар теле һәм рус әдәбияты буенча үткәрелгән укучылар олимпиадасында призлы урыннар яуладылар....

-Февраль ае Апас районы мәктәп укучылары, аларны төрле иҗади ярыш, конкурсларга, фәнни юнәлешле олимпиадаларга әзерләүче укытучылары өчен җиңүләргә аеруча бай булды,-дип язган безгә район мәгариф бүлеге белгече Зөфәр Фатыйхов.

-Зур Күккүз мәктәбе укучылары Эльвина Сөнгатуллина белән Данил Зәйнуллин татар теле һәм рус әдәбияты буенча үткәрелгән укучылар олимпиадасында призлы урыннар яуладылар. Аларны шундый җаваплы конкурска әзерләгән укытучылары Расыйм Хафизов белән Наилә Сөләйманова үз укучыларының бу уңышлы чыгышлары белән бик хаклы горурланалар.

Каратун мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алинә Йосыпова да шулай ук (укытучысы-Миләүшә Сираҗева) рус әдәбияты буенча үткән Татарстанкүләм олимпиадада призлы урынга лаек булды.

Егерме өченче Идел буе, Терентьев исемендәге фәнни-экологик конференциядә Урта Балтай мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Альбина Колкова да бик уңышлы чыгыш ясап кайтты. Ул аерым номинациядә Дипломга, истәлекле бүләккә лаек булды. Укытучысы Алсу Нуруллина аның бик тә сәләтле булуын, киләчәктә тагын да югарырак үрләр яулавына ышанып кала.

Казанның 14 нче гимназиясендә И.Хәлфин укулары конференциясендә Борнаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Айрат Гыйниятуллин (әзерләүче укытучы Нурия Гыйниятуллина) шулай ук призлы урын яулап, Апас данын бик уңышлы яклады.

Барыгызны да җиңү белән һәм алар соңгысы булмасын. Районыбызда яшь галимнәр сафы шулай ишәйсен!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев