Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас юллары куркынычсыз булсын өчен ниләр эшләнәчәк?

Апас районында ел ахырына кадәр Россия юл куркынычсызлыгы дәүләт программасы буенча тагын 3,5 миллион сумлык төзекләндерү һәм төзелеш эшләре башкарылачак. Башлыча бу программа буенча мәктәп, балалар бакчалары, башка социаль-мәдәни биналар каршысына асфальт юлларга тагын 20 ясалма юл каршылыгы-(лежачий полицейский) ясалачак. Бүгенгә шушы программа буенча 30 километр озынлыкта Апас авыллары урамнары,...

Апас районында ел ахырына кадәр Россия юл куркынычсызлыгы дәүләт программасы буенча тагын 3,5 миллион сумлык төзекләндерү һәм төзелеш эшләре башкарылачак. Башлыча бу программа буенча мәктәп, балалар бакчалары, башка социаль-мәдәни биналар каршысына асфальт юлларга тагын 20 ясалма юл каршылыгы-(лежачий полицейский) ясалачак. Бүгенгә шушы программа буенча 30 километр озынлыкта Апас авыллары урамнары, авылара юлларга барлыгы 500 заманча яктырткыч куелды. Кеше күп йөри торган объектлар каршысында 15 ясалма юл каршылыклары ясалды. Барлыгы 25 җирдә урамнарда юлны аркылы чыгу урыннары тиешенчә җиһазланды. Район территориясендә бүген кояш яктысы белән эшләүче бер дистәгә якын светофор, барлыгы 20 километр озынлыктагы тротуарлар да шушы дәүләт программасы буенча эшләнде.

-Без бу программада киләчәктә дә актив катнашып, районда тулаем юл-транспорт хәрәкәте куркынычсызлыгы, җәяүлеләр иминлеген кайгыртуда зур эшләр башкарачакбыз,-дип ышандыра район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев