Апас юлларына яңа төрле видеокамералар куелды
Шоферлар игътибар итәдер-юл иминлеген хәзер район юлларында яңа төрле видеокамералар күзәтә. "Кордон" исемлесе тизлек сакланышы белән санлашмаучылар белән беррәттән тиешсез җирдә машиналарны әйләнеп узу, юл хәрәкәте юнәлешен икегә бүлүче өзлексез туры чикләгеч сызык белән исәпләшмәү, светофорда, махсус юл тамгасы янында, "Стоп" линия сызыгында туктап башкаларга юл бирмәүчеләрне дә терки ала....
Шоферлар игътибар итәдер-юл иминлеген хәзер район юлларында яңа төрле видеокамералар күзәтә. "Кордон" исемлесе тизлек сакланышы белән санлашмаучылар белән беррәттән тиешсез җирдә машиналарны әйләнеп узу, юл хәрәкәте юнәлешен икегә бүлүче өзлексез туры чикләгеч сызык белән исәпләшмәү, светофорда, махсус юл тамгасы янында, "Стоп" линия сызыгында туктап башкаларга юл бирмәүчеләрне дә терки ала. Тагын шунысы бар-тизлек сакламаучыларны ул каршы яктан да арттан да бик төгәл итеп яздырып бара. Ә аннан соң сезгә "Бәхет хаты" килүен көт тә тор! Видеофиксация җиһазлары кадрларына нигезләнеп тутырылган бу хатлар район шоферларына көн саен килә. Якынча исәп буенча гаебе булган шоферларга ай саен почта аша 200-300 шундый карар-протокол тапшырыла.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев