Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас үзәк китапханәсендә китап укучылар үрнәк гаиләләр белән очрашты

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район үзәк китапханәсендә кичә үтте.

(8 июль, “Апастово-информ”).


Күпбалалы, озын, парлы гаилә юлы узган гаиләләр очрашуның күрке булдылар. Алар гаилә серләре белән таныштырдылар. Балалары белән килгән әниләр дә һәр баланың үз бәхете белән тууын билгеләп үтте. Оныклары белән килгән дәү әниләр дә матур үрнәк күрсәтте.
Социль яклау идарәсе, район башкарма комитеты вәкилләре гаиләләр өчен булган ярдәмнәр турында сөйләделәр. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт киңәшләрен бирде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев район башлыгының котлауларын ирештерде.
Апастан Заһит һәм Гөлия Ибраһимовлар гаиләсе гаилә тормышы, өлкәннәр белән аңлашып яшәү серләрен дә сөйләде.
Кичә матур җырлар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев