Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаслылар Буа көрәшче малайларын бик тиз бирелдерде

Буада яшәүче, Татарстанның атаклы көрәшчесе, үз үлчәвендә дистәләгән тапкыр үз районы, күрше төбәкләрдә һәм республика көрәш бәйгеләрендә чемпион булып калган тренер Рамил Җамалетдинов белән үзебезнең Апас районы көрәш җыелма командасы тренер-җитәкчесе, Татарстанның атказанган спорт остасы Ринат Гыйламовны күпьеллык дуслык җепләре бәйли. -Дустым Рамилга да 50 яшь тулды менә,-дип чираттагы яңалыгы...

Буада яшәүче, Татарстанның атаклы көрәшчесе, үз үлчәвендә дистәләгән тапкыр үз районы, күрше төбәкләрдә һәм республика көрәш бәйгеләрендә чемпион булып калган тренер Рамил Җамалетдинов белән үзебезнең Апас районы көрәш җыелма командасы тренер-җитәкчесе, Татарстанның атказанган спорт остасы Ринат Гыйламовны күпьеллык дуслык җепләре бәйли.

-Дустым Рамилга да 50 яшь тулды менә,-дип чираттагы яңалыгы белән бүлеште Ринат Гыйламов. -Шул тормыш бәйрәмен көрәш келәмендә бергәләп үткәрдек. Аның приз-Кубокларына Буада үткән ярышта безнең район малайлары бик актив катнашты. Буаның үзеннән, Чүпрәле, күрше Чувашиядән, Ульян якларыннан 80 көрәшче арасында безнекеләр бер дә бил бирмәде. Биештән Раил Фәсхетдинов 70 килограммлы үлчәмдә өченче, 70 килограммнан артык үлчәмдә Алмаз Нигмәтуллин шулай ук өченче урынга чыктылар. Апастан 43 килограммлы үлчәмдә Фәннур Вәлиев, 46 килограммлы үлчәмдә Азамат Мөхәммәтшин белән Айрат Салаватуллин 1-2 урыннарны бүлеште.

Балаларга шундый күнекмәләрне еш үтү бик файдалы. Район Сабантуйларында, Татарстанда еш үтүче көрәш турнирларында безнең бу яшьләр призлы урыннарны елдан-ел күбрәк яулый, дустым Рамилга алар исеменнән зур рәхмәт!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев