Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаслылар казны ничек үстерә?

"Чиләкле инеш" белән Бола, Яламышта казлар тиз үсә -Авылыбызның "Чиләкле кизләү" инеше, авыл очындагы бик зур буа суында ел да йөзләгән каз үсә,-ди Кызылтау клубы мөдире Ришат Сафин. -Казны үстерүе бер хезмәт булса, җыйнаулашып каз өмәләре үткәрү халкыбыз, балалар өчен үзе зур бер бәйрәм-тамаша. Авылдашларым Мидхәт һәм Рушания Вәлиевлар, Ленар...

"Чиләкле инеш" белән Бола, Яламышта казлар тиз үсә

-Авылыбызның "Чиләкле кизләү" инеше, авыл очындагы бик зур буа суында ел да йөзләгән каз үсә,-ди Кызылтау клубы мөдире Ришат Сафин. -Казны үстерүе бер хезмәт булса, җыйнаулашып каз өмәләре үткәрү халкыбыз, балалар өчен үзе зур бер бәйрәм-тамаша.

Авылдашларым Мидхәт һәм Рушания Вәлиевлар, Ленар һәм Рәзинә Сафиннар, Фәһим һәм Сария Җәләлиевлар, Гөлинә Ярмөхәммәтова ел да 35-50 баш каз үстерүләре белән данлыклы. Чәтбаш белән Көлкәштә дә Бола елгасы, Коры Бола-Яламыш инешендә ишле каз оялары үстерүчеләр җитәрлек. 24 ноябрьдә көндезге унбердә авылда каз өмәсе үткәрәчәкбез. Бу чарада күпләп каз үстерүче гаиләләр, хезмәттәшләрем- Көлкәш авыл клубы мөдире Илдар Мурзин, Чәтбаш авыл клуб мөдире Ләйсән Сөнгатуллина да катнашырга теләк белдерде. Тамашачыларыбыз өчен коймаклы чәй табыны, каз боткасы, башка тәм-томнар әзерләнәчәк. Халкыбызның гасырлардан килгән милли бәйрәмен күрергә һәм катнашырга килегез, авылдашлар,-ди бәйрәмне оештыручы Ришат Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев