Апаслылар праваны күпфункцияле үзәктә алмаштыра башлады
Хәзер машина йөртү таныклыкларын Буада түгел, ә үзебездәге күпфункцияле үзәктә дә алмаштырып була. Райондашлар хәзер машина йөртү таныклыгының куллану вакыты чыккан яки югалткан очракта аны Апастагы күпфункцияле үзәктә алмаштыра ала. Мондый мөмкинлектән беренчеләрдән булып 51 ел шоферлык стажы булган хезмәт ветераны Аромат Билалов файдаланган. - Бик уңайлы, бер көнне документларымны...
Хәзер машина йөртү таныклыкларын Буада түгел, ә үзебездәге күпфункцияле үзәктә дә алмаштырып була. Райондашлар хәзер машина йөртү таныклыгының куллану вакыты чыккан яки югалткан очракта аны Апастагы күпфункцияле үзәктә алмаштыра ала.
Мондый мөмкинлектән беренчеләрдән булып 51 ел шоферлык стажы булган хезмәт ветераны Аромат Билалов файдаланган.
- Бик уңайлы, бер көнне документларымны илтеп тапшырдым, бер атна дигәндә әзер булды. Үзләре фотога да төшерәләр. Айгөл Шагаева, Ландыш Гыймадиеваларга мин бик рәхмәтле, бик ачык каршы алдылар, аңлаттылар, - ди Аромат абый.
Күпфункцияле үзәкләрдә "права" алыштыру мөмкинлеге халык дәүләт хезмәтләрен тиешле дәрәҗәдә файдалана алсын өчен булдырылган.
- Райондашлар уңайлылыкны белделәр. Дистәдән артык кеше документ тапшырып китте инде, - ди бу бүлекнең җитәкчесе Алмаз Сөләйманов.
Гөлзада Гатауллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев