Апаслылар җәйгә әзерләнә
Соңгы көннәрдә шоферлар машиналарының көпчәкләрен алмаштыру белән мәшгуль. Машина төзәтү осталарының кызу эш көннәре. Автосервислар янында күпләп машиналар тезелгән. - Гадәттә көпчәкләр апрель азагында һава торышы тотрыклылангач алмаштырыла. Бу эштә гап-гади иминлек кагыйдәләрен истән чыгарырга ярамый. Чөнки машина хуҗасы үзе өчен генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемнең гомере өчен җаваплы....
Соңгы көннәрдә шоферлар машиналарының көпчәкләрен алмаштыру белән мәшгуль. Машина төзәтү осталарының кызу эш көннәре. Автосервислар янында күпләп машиналар тезелгән.
- Гадәттә көпчәкләр апрель азагында һава торышы тотрыклылангач алмаштырыла. Бу эштә гап-гади иминлек кагыйдәләрен истән чыгарырга ярамый. Чөнки машина хуҗасы үзе өчен генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемнең гомере өчен җаваплы. Транспортның барлык көпчәкләре дә бер төрле булырга тиеш. Автомобильнең бер күчәренә төрле зурлыктагы һәм конструкцияләрдәге тәгәрмәчләр кую катгый тыела. Шулай ук дүрт тәгәрмәчнең икесен генә кышкыга яки җәйгегә алмаштыру белән чикләнергә дә ярамый, болай эшләү транспорт чарасының тотнаклыгын тагын да киметә. Җәйге көпчәләр барысы да бер төрле, бер размерда, бер модельдә, протектор рәсеме бердәй булырга тиеш. Техник регламент таләпләренчә, җиңел автомобильдә җәйге шин сыры (протектор) биеклеге 1,6 миллиметрдан, кышкы һәм бөтенсезонлыныкы дүрт миллиметрдан ким булмаска тиеш. Көпчәкләр тиешле таләпләргә туры килми икән, шоферга штраф түләргә туры киләчәк, - ди районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре.
Шиномонтаж хезмәткәрләре сүзләренчә, райондашлар көпчәкләрне алмаштырырга ашыкмаган. Әле яңа гына бу эшкә керешкәннәр. Беренче көннәрдә көнгә биш, иң күбе ун кеше килә икән. Оста куллы ир-егетләр ярты сәгатькә бер машинаны җәйге көпчәкле итәргә мөмкинлек барын белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев