Апаслылар «Без тарихта эзлебез» фестиваленең йомгаклау чарасында катнашты
Башкалада «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе фестиваленә йомгак ясалды.
(22 май, "Апастово-информ").
Чара Камал театры бинасында узды. Анда райондашларыбыз да бар иде.
«Тарихта без эзлебез» фестивале быел алтынчы тапкыр үткәрелгән. Анда барлыгы 150 гаилә катнашкан.
Җиңүчеләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.
Фестиваль 2019 елдан Татарстан буенча Дәүләт архивы тарафыннан үткәрелә. Йомгаклау чарасында төрле елларда нәсел шәҗәрәсен барлап, бәйгедә уңышлы чыгыш ясаган райондашлар да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев