Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаслылар «Чатыр-тау җыены»нда

Быел төрки халыкларның “Чатыр-тау җыены” Халыкара мәдәният һәм иҗат фестивале 14 тапкыр узды.

(8 июль, "Апастово -информ").
Фестиваль ел саен Республиканың иң биек ноктасы, Азнакай районының визит карточкасы булып торган Чатыр-тауда Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән килгән катнашучыларны җыя.
"Быел да анда бик күп кунаклар килгән иде.
Фестивальнең программасында интерактив мәйданнар эшләде, декоратив сәнгать күргәзмәләр, төрле мастер-класслар гөрләп торды.
“Чатыр тауда җыен” фестиваленең музыкаль өлешендә Татарстан, Башкортстан, Оренбург өлкәләреннән коллективлар катнашты.
Апасның “Умырзая” фольклор ансамбле дә фестиваль кунакларына матур җырларын, түгәрәк палас бәйләү буенча мастер класс һәм "Табагач" уенын тәкъдим итте.
Тамашачылар безнең җырларыбызны бик җылы кабул итте. Гомумән, фестиваль күркәм узды.
Ансамблебезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!"- ди Рамилә Вавилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев