Апаслылар гуманитар ярдәм җыюда бердәмлек күрсәтә
Шәхси эшмәкәрләр, Янгелде авылы халкы һәм “Алтын алка” боз сарае коллективы “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылды.
(1 февраль, “Апастово-информ”).
Ярдәм җыю үзәгеннән хәбәр итүләренчә, бу көннәрдә махсус хәрби операциядәге райондашларга булышырга теләүчеләр тагын да арткан.
Шәхси эшмәкәр Вахитовлар егетләргә тушенкалар алып килгән. Янгелде авылы халкы 26 мең 800 сум, “Алтын алка” боз сарае хезмәткәрләре 8 мең сум акча җыеп китергән.
«Алга» яшүсмерләр клубында озак саклана торган азык-төлек, җылы кием-салым, дарулар һәм шәхси гигиена әйберләре кабул ителә. Шулай ук ярдәмне акчалата да 2200 5301 9339 6843 (Ак Барс Банк картасы номеры) счетына күчерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев