Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаслылар «Җиңү диктанты”нда тарихи грамоталылыгын сынады

Җиңү диктанты“ чарасы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышлана.

(3 сентябрь, “Апастово-информ”).


Ул Бөтенроссия күләмендә уза. Әлеге мөһим акция Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү, яшьләргә патриотик  тәрбия бирү, тарихи грамоталылыкны үстерү максатларыннан үткәрелә.

Диктант язуның төп мәйданчыгы, һәр елдагыча, Апас урта мәктәбе базасында иде. Биредә укучылар, районның гадәттәш тыш хәлләр бүлеге коллективы, ветераннар Советы әгъзалары, “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте әгъзалары катнашты.
Район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева диктант язучыларга уңышлар теләде һәм әлеге акциянең аеруча яшь буын өчен тәрбияви чара булуын ассызыклап узды.
-Бердәм Рәсәй партиясенең «Тарихи ядкарь» проекты кысаларында тормышка ашкан әлеге Халыкара чараның әһәмияте зур. "Җинү диктанты" - тарихи хатирәләрне барларга, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын, геройларын белергә ярдәм итә, - диде районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев