Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаслылар Казанда бәйрәм чарасында катнашты

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район башакарма комитете җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасы Рәисе белән очрашуда булды.

(22 нче февраль, “Апастово-информ”).


Биредә шулай ук район хәрби комиссары Наил Җантемиров, “Яшьармияче”ләр оешмасы җитәкчесе Марсель Хикмәтов, Татарстанның Сугыш хәрәкәләре Ветераннарының Координацион Советы район бүлеге җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин, кайнар нокталаларда хәрби бурычын үтәгән ветераннар бар иде.
“Без ел саен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнашабыз. Биредә патриотик тәрбия мәсьәләләре күтәрелә. Ветеран егетләребез үзләренә булган хөрмәтне күреп горурлык хисе кичерәләр. Шундый матур бәйрәмнәрдә генә катнашырга язсын. Ил-көннәребез тыныч булсын иде”, - диде Фәнис Зәйнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев