Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаслыларга ГТО алтын билгеләре тапшырылды

Апаста ГТОның билгеле бер яшь баскычлары нормативларын уңышлы үтәгән спорт сөючеләр алтын дәрәҗәдәге билгеләргә лаек булды.   

(29 февраль, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”). 


 ГТО нормативларын уңышлы үтәгән райондашлар бронза, көмеш һәм алтын дәрәҗәдәге билгеләргә лаек була. ГТО тапшырырга теләгән, теркәлү узган һәркем балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбендә, универсал спорт залына мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта спорт мәктәбе директоры Ринат Шәяхмәтов хәбәр итте. 
 
Алтын билгеләр Борнаш мәктәбе укытучысы Илфат Сөләймановка, Каратунда яшәүче хезмәт ветераны Хөҗәт Гыйсмәтовка тантаналы шартларда, “Кышкы ГТО фестивале” барышында тапшырылды. 
 
“Спорт сөюче райондашларыбыз безгә үрнәк. ГТО нормативларын уңышлы үтәвегез белән котлыйбыз”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина. 
 
Каратунда яшәүче Хөҗәт Гыйсмәтов күптән инде лаеклы ялда. Ул спортның һәр төрен үз итә. ГТО ташырырга да иң беренчеләрдән теләк белдергән. 
Борнашта яшәүче Илфат Сөләйманов үзе яшь буынга физик тәрбия бирә. Укучылары да сынатмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев