Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апасның Җәмигъ мәчетендә мөселман балалары өчен лагерь ачылды

Моннан 5 ел элек районда балалар өчен мәхәлләләрдә мөселман җәйге ял-уку лагерьлары оештыру зарурлыгы турында сүз чыккан иде. Уй-ниятьләрне Ходай кабул итте-быел, мәсәлән, мондый җәйге лагерьлар Апасның "Миргасыйм"мәчете, Әнәле һәм Бакырчы авыл мәчетләре каршында эшләде. Августта дүртенче, мөселман балалар лагере Апасның Җәмигъ мәчетендә ачылды. Анда 30 га якын 7-15 яшьлек...

Моннан 5 ел элек районда балалар өчен мәхәлләләрдә мөселман җәйге ял-уку лагерьлары оештыру зарурлыгы турында сүз чыккан иде. Уй-ниятьләрне Ходай кабул итте-быел, мәсәлән, мондый җәйге лагерьлар Апасның "Миргасыйм"мәчете, Әнәле һәм Бакырчы авыл мәчетләре каршында эшләде. Августта дүртенче, мөселман балалар лагере Апасның Җәмигъ мәчетендә ачылды. Анда 30 га якын 7-15 яшьлек бала йөри. Район мөслимәләр оешмасы вәкилләре, мәчет картлары, Апас мәдрәсәсе укытучылары аларга дин сабаклары, әхлак, тәрбиялелек дәресләре бирәләр. балалар өчен ял итү, урамда уйнап туйгач ашап-эчү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.

-Киң күңелле иганәчеләргә лагерьны оештыручылар һәм балалар һәрчак шат һәм рәхмәтле булырлар,-ди район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев. -Башка мәхәлләләрдә дә шундый матур үрнәккә иярүчеләр булса, мөхтәсибәт әһелләре һәр яклап ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: летний отдых