Апасның Җәмигъ мәчетендә яңадан үзгәртеп кору эшләре башкарылды
"Төзекләндерү эшләрен икенче каттан башладык. Заманча, матур, зәвыклы материаллар белән эшләдек. Тәрәзәләр алмашты, җылылык системасы җайга салынды. Диварлар матурланды. Түбә яңача төсмер алды. Яңа тавыш көчәйткечләр алынды. Әле эшләр дәвам итә", - ди район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт. Әлеге эшләр Диния нәзарәте һәм эшмәкәрләр ярдәме белән башкарылган. Шулай ук мәчетнең элеккеге...
"Төзекләндерү эшләрен икенче каттан башладык. Заманча, матур, зәвыклы материаллар белән эшләдек. Тәрәзәләр алмашты, җылылык системасы җайга салынды. Диварлар матурланды. Түбә яңача төсмер алды. Яңа тавыш көчәйткечләр алынды. Әле эшләр дәвам итә", - ди район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт.
Әлеге эшләр Диния нәзарәте һәм эшмәкәрләр ярдәме белән башкарылган. Шулай ук мәчетнең элеккеге подвалы хәләл кафе итеп үзгәртелгән. Биредә никах, исем кушу һәм башка дини мәҗлесләрне уздырып булачак. Янәшәдә генә ял бүлмәсе урын алган. Анда дини каналлар күрсәтүче спутник телевидениесе дә эшләп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев