Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апасның “Миргасыйм“ мәчетендә Әлифба бәйрәме узды

Апасның "Миргасыйм" мәчетендә бик күп шәкертләр белем ала. Гарәп хәрефләрен өйрәнә, кагыйдәләрен һәм шул туплаган белемнәре белән Коръән укуга ирешә. Һәр елны беренче курс шәкертләре алфавитны өйрәнеп бетергәннән соң, йомгаклап, Әлифба бәйрәме ясап, Коръән ашы уздыра. Менә инде быелгы шәкертләр дә хәрефләрне өйрәнеп бетерү уңаеннан шушындый мәҗлес оештырдылар. Әлеге бәйрәмгә...

Апасның "Миргасыйм" мәчетендә бик күп шәкертләр белем ала. Гарәп хәрефләрен өйрәнә, кагыйдәләрен һәм шул туплаган белемнәре белән Коръән укуга ирешә. Һәр елны беренче курс шәкертләре алфавитны өйрәнеп бетергәннән соң, йомгаклап, Әлифба бәйрәме ясап, Коръән ашы уздыра.

Менә инде быелгы шәкертләр дә хәрефләрне өйрәнеп бетерү уңаеннан шушындый мәҗлес оештырдылар. Әлеге бәйрәмгә башка мәчетләрдән дә беренче курс укучылары үзләренең мөгаллимнәре белән чакырылган иде. "Миргасыйм" мәчете имам-хатыйбы үзенең үтемле вәгазьләре белән башлап җибәрде әлеге күркәм мәҗлесне.

Мәчетнең икенче курс укучылары "Ясин" һәм "Тәбәрәк" сүрәләрен яттан әйтеп күрсәтте. Ә инде беренче курслар, үз чиратында, өйрәнгән хәрефләрен һәм аларга әйтелгән сүзләрне тактага язып күрсәтеп, барысын да таң калдырды.

Килгән кунаклар һәм шәкертләр үзләренең укытучылары Рамазан хәзрәткә биргән гыйлемнәре һәм сабырлыгы өчен олы рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев