Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апасның “Салават күпере” нәниләре музейда кунакта

"Салават күпере" балалар бакчасында киләчәк буынга гореф-гадәтләребезне балалар бакчасыннан ук өйрәтүне төп бурыч итеп куябыз. Бакча милли тәрбия бирү үзәге булып тора. Үзенең үткәнен белмәгән кешенең киләчәге булмый. Үткән тормыш турындагы мәгълүматны музейга барып беләбез. Балалар белән Апастагы Туган якны өйрәнү музеена еш барырга тырышабыз. Андагы экспонатларны балалар игътибар белән...

"Салават күпере" балалар бакчасында киләчәк буынга гореф-гадәтләребезне балалар бакчасыннан ук өйрәтүне төп бурыч итеп куябыз. Бакча милли тәрбия бирү үзәге булып тора.
Үзенең үткәнен белмәгән кешенең киләчәге булмый. Үткән тормыш турындагы мәгълүматны музейга барып беләбез. Балалар белән Апастагы Туган якны өйрәнү музеена еш барырга тырышабыз. Андагы экспонатларны балалар игътибар белән карыйлар, музей хезмәткәрләре ягымлы йөз белән каршылыйлар. Эльмира апалары экспонатлар турында эчтәлекле, гади аңлаешлы итеп аңлатып бирә.
Безнең бакчабызда нәни генә булса да, мини музеебыз да бар. Анда әлегә экспонатлар аз, әти-әниләр дә безгә теләп булышалар. Киләчәктә без тәрбиячеләр музеебызның тагын да туплануына тырышлык куячакбыз.
Римма Сәлахетдинова, тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев