Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апасның “Алтын Алка” Боз сарае 10 еллыгын билгеләп узды

Боз Сарае коллективы беренче юбилеен күркәм нәтиҗәләр һәм хезмәт уңышлары белән каршылады.

(20 декабрь, “Апастово-информ).


“Алтын Алка” Боз Сарае 2012нче елда сафка басып, үз ишекләрен ачты. Ул 298 тамашачыга исәпләнгән. Шугалак үлчәме 57,6/26,6 метр тәшкил итә. Беренче катта 4 кием алыштыру бүлмәсе, тренер, табиб һәм шәфкать туташы бүлмәләре, техник бүлмәләр, ә икенче катта – тренажер залы һәм административ бүлмәләр урнашкан. Боз Сарае 2022нче елда зур үзгәреш кичерде. Биредә федераль проект нигезендә төзекләндерү эшләре үткәрелде. 10 ел дәверендә Боз Сарае район балаларының икенче йортына әверелде. Боз Сарае җитәкчесе Ирек Яраханов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә биредә 243 бала шөгыльләнә. Хоккей һәм фигуралы шуу бүлекләре эшли.
“Илкүләм программа низендә сафка баскан “Алтын Алка” Боз Сарае иделаръягы зонасында нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Биредә район ил һәм республика программалары нигезендә, җирле хакимият һәм әти-әниләр ярдәме белән барлык уңайлылыклар тудырылган. Балалар бик теләп хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнә. Республика күләмендә дә уңышлар яулый. Тәҗрибәле тренерлар, хезмәткәрләр эшли”, - дип белдерде Апас Боз сарае җитәкчесе Ирек Яраханов.
Боз Сараеның нәтиҗәле эшчәнлеген һәм яшь спортчыларның уңышларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова да билгеләп узып, район башлыгы Айрат Җиһаншинның сәламен һәм изге теләкләрен җиткерде.
“Алтын Алка” Боз Сарае районда иң мөһим спорт объектларының берсе булып тора. Ул район халкының ял итү, сәламәтлеген ныгыту урыны да. Боз Сараенда яшь апаслылар физик чыныгу ала, мөмкинлекләрен сыный. Биредә бик күп ярышлар уза. Хөрмәтле яшь спортчылар, хезмәткәрләр, спорт ветераннары, бәйрәмегез котлы булсын. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хезмәт уңышлары һәм зур җиңүләр телим!,- диде Гөлүсә Галләмова.
Боз Сарае коллективы беренче юбилеен күркәм нәтиҗәләр һәм хезмәт уңышлары белән каршылады. Хезмәткәрләргә һәм яшь спортчыларга район башлыгының, район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Нәтиҗәле эшләүче тренерлар Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев