Апасның яшь форпостчылары җиңү яулады
“Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр отрядларының зона спартакиадасы узды. Анда Апас яшьләре дә катнашты.
(15 май, “Апастово-информ”).
Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч һәм Тәтеш районнары командалары арасында кызу көрәш барды. Ярышлар мәктәп укучылары һәм студентлар арасында ике яшь категориясе буенча узды. Районыбызның иң актив укучыларыннан торган команда ярышларда югары күрсәткечләргә иреште һәм мәктәп командалары арасында катнашып, җиңү яулады. Бу хакта районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев