Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның юл сакчылары кабат салмыш шофер белән очрашкан

ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы салмыш шоферны Апас-Каратун юлында туктаткан. Яңа елда бу инде икенче очрак.

(6 гыйнвар, "Апастово-информ").


Руль артына утырып чыккан шофер юл сакчыларының бәйрәм көннәрендә көчәйтелгән режимда эшләүләрен онытып җибәргән, күрәсең. Үзенең хәвефсезлеге турында да уйламаган.

" Салмыш килеш транспорт белән идарә итүчеләргә штраф суммалары артты. Әлеге шофер бер тапкыр хаталанып, 30 мең сум түләргә мәҗбүр булган иде инде. Хәзер аны катгыйрак җәза көтә. Карарны суд чыгарачак" - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев