Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апасның Сара Садыйкова исемендәге балалар иҗат үзәгендә окоп шәмнәрен ясау буенча мастер-класс узды

Әлеге мастер-классны Урта Балтайдан Лилия Җамалиева үткәрде.

(31 январь, “Апастово-информ”).


Урта Балтайдан мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева балаларга окоп шәмнәре турында сөйләде, аларны ничек ясарга кирәклеген күрсәтте. Окоп шәмнәре махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен бик мөһим. Әлеге шәмнәр аз урын алып торалар, җилдән сүнмиләр, аларның төтене булмый һәм башка шәмнәргә караганда алар озаграк яналар.
“Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар, шәмнәр янына алар солдатларга җылы теләкләре язылган хатларын да салдылар.
Әлеге игелекле эшләр дәвамлы булсын һәм Җиңү көне тизрәк якынайсын”, - дип язылган Апас урта мәктәбенең социаль челтәрендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев