Апаста 14 кеше паспортын югалткан...
Район паспорт-виза, миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин 6 айда барлыгы 433 апаслының паспорты яңартылуы, тәүге төп документын алуын хәбәр итте. -Шул исәптән, 14 яше тулган 98 яшүсмергә беренче паспортлар район хакимияте, Апас музее залларында тантаналы шартларда тапшырылды. 25 һәм 45 яше тулгач гражданинның паспорты яңага алыштырыла. Бу төп таләпне үтәмәүчеләгә...
Район паспорт-виза, миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин 6 айда барлыгы 433 апаслының паспорты яңартылуы, тәүге төп документын алуын хәбәр итте.
-Шул исәптән, 14 яше тулган 98 яшүсмергә беренче паспортлар район хакимияте, Апас музее залларында тантаналы шартларда тапшырылды. 25 һәм 45 яше тулгач гражданинның паспорты яңага алыштырыла. Бу төп таләпне үтәмәүчеләгә карата Закон бик кырыс хәзер. Шул сәбәпле 24 кешегә карата 2-4 мең сумлык административ штраф санкцияләре кулланылды. 14 кеше теркәлү, учеттан төшү таләпләрен үтәмәү сәбәпле шулай ук үз җәзасын алды. Ел башыннан төрле шартларда паспортын югалткан яки куллануга яраксыз хәлгә килгән 14 апаслының төп документы яңадан рәсмиләштерелде,-диде ул хәбәрчегә.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев