Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста 148 бала өчен тәүге тапкыр беренче кыңгырау чыңлады

Районыбыз мәктәпләрендә Белем көне узды. Беренче сентябрь көнне 1673 укучы өчен мәктәпләр үз ишекләрен ачты. 148 бала өчен тәүге тапкыр беренче кыңгырау чыңлады. 9нчы класска – 191, 11нче класска – 51 укучы килде.

(1 сентябрь, "Апастово-информ")

Апас урта мәктәбендә Яңа уку елын 719 укучы башлап җибәрде. 64 бала тәүге тапкыр Белем иленә аяк атлады



“Апас урта мәктәбе кабат, күңелле, матур җәйләрдән соң, үзенең балаларын колач җәеп каршы алды. Апас урта мәктәбендә соңгы елларда күп кенә проект һәм программалар гамәлгә аша. Алар ярдәмендә мәктәпнең материаль-техник базасы ныгый, коллективның методик дәрәҗәсе үсә. Быелгы уку елында гына да “Цифрлы мәгариф мохите” Мәгариф милли проекты кысаларында 2620000 сумлык җиһазлар кайтты. Шулай ук, мәктәп ашханәсендә “Гомуми белем бирү оешмаларының азык-төлек блокларын капиталь төзекләндерү, җиһазлар белән тәэмин итү” республика программасы нигезендә, 10 миллион сумнан артык бәягә капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелде, җиһазлар кайтты”, - диде Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова. Һәм укучыларны, әти-әниләрне, ветеран хезмәткәрләрне, кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте.



Белем көнендә район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева һәм башка җитәкчеләр катнашты.



-Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр, Белем көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз. 1 сентябрь – иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Балаларның бары тик әйбәт билгеләр генә алуын, тырышып укуларын, зур җиңүләргә ирешүләрен телим. Укытучыларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезнең һөнәри осталык, тәҗрибә, заманча алымнарны куллану бала күңеленә ныклы белем нигезен сала, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.


“Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев укытучылар һәм укучыларны бәйрәм белән тәбрик итте һәм традиция буенча Республиканың Мәгариф министрлыгы белән берлектә, “Ак Барс” Банк идарәсе беренче класска укырга керүче балаларга китаплар тапшырды. Беренче класска укырга керүчеләргә Апасның Рамазан мәчете тарафыннан да күчтәнәчләр әзерләнгән иде.



Балалар үзләре дә матур чыгышлар әзерләгән иде. Бәйрәм ахырында укучыларны дәрескә чакырып тәүге кыңгырау чыңлады.
Җитәкчеләр Апас урта мәктәбенең яңа төзекләндерелгән ашханәсендә башкарылган капиталь ремонт эшләре белән танышты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев