Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста 2 кешене “Татфонбанк” алдаган булган икән

Бердәнбер көнне район үзәгендә яшәүче икенче группа ивалид, 61 яшьлек М. га "Татфонбанк" район офисыннан телефоннан шалтыраталар. "Сезнең акча кертемнәрегезне башка исәпкә күчерү мөмкинлеге бар. Ул чакта ставка артымы хәзергечә 9,5 түгел, 14,5 процентлы булачак. Калганын безгә килгәч аңлатырбыз,-диләр... Районга Татарстан Прокуратурасыннан рәсми хат килде. Төрле сәбәпләр белән ПАО "Татфондбанк"...

Бердәнбер көнне район үзәгендә яшәүче икенче группа ивалид, 61 яшьлек М. га "Татфонбанк" район офисыннан телефоннан шалтыраталар. "Сезнең акча кертемнәрегезне башка исәпкә күчерү мөмкинлеге бар. Ул чакта ставка артымы хәзергечә 9,5 түгел, 14,5 процентлы булачак. Калганын безгә килгәч аңлатырбыз,-диләр...
Районга Татарстан Прокуратурасыннан рәсми хат килде. Төрле сәбәпләр белән ПАО "Татфондбанк" тагы акчаларын ООО "ИК "ТФБ Финанс" ка күчерүчеләр бу кертемнәрен кире кайтарып ала алмыйча изаланучыларга юридик ярдәм турында ул.
- Районда, шушы банкка акчаларын салган (вкладчик) өлкән яшьтәге ике кешенең кыен хәлдә калганлыкларын ачыкладык. Алар исеменнән Казанның Вахитов районы судына иск-гариза тапшырдык,-диде бу вәзгыятне шәрехләп район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов.
-Аларның юридик һәм экономик белемсезлегеннән файдаланып шул исемдәге инвестиция компаниясенә күчерелгән акчаларын кайтару турындагы бу гариза-искның асылы нидә?
-"Татфондбанк" белән килеп чыккан вәзгыять республика, Апас халкын, эш бирүчеләрне һәм Татарстан җитәкчелеген зур пошаманга салды. Безнең бу очракта "Татфонбанк"ка салынган кертемнәрен "ТФБ Финанс" инвестиция компаниясе исәбенә күчерүче М. дәүләт АСВ хезмәтеннән файдалана алмый. Чөнки ул аның реестрында юк. Ә "Татфондбанк" үзе АСВ реестры исемлегендә теркәлгән һәм бу агентлыкка иминиятләштерү взносларын түләп барды.
-АСВ нәрсә ул?
-Дәүләт реестрында булган, законлы эшләүче банклар физик һәм юридик затларның саклауга салган акчасы, үз эшчәнлеге турында дәүләт каршында җавап тота. Бу кертемнәр дәүләт карамагында булган шушы агентлыкта иминиятәштерелә.
-ООО "ИК"ТФБ Финанс" үзе ни белән шөгыләнгән?
-Җаваплылыгы чикләнгән бу ширкәт үз исәбенә төрле юллар белән туплаган, "Татфондбанк" та акчасын саклаучылар исәбеннән күчерелгән акча кертемнәре белән идарә итеп, аларны төрле инвестиция проектларына, шул исәптән "Татфондбанк" облигация-акцияләрен сатып алуга тоткан, дип фаразлана. Ә кертемнәрне ышанычка нигезләнгән идарә итүгә (довертельное управление) тапшыру дәүләт иминиятләштерү Агентлыгы реестрына кертелми, дәүләт аны иминиятләштерми. Ягъни, бу фонд яки ширкәт "янса", эшчәнлеге туктатылса ул акча кертемнәрен кире кайтарып алу зур бер проблемага әйләнә. Сезнең акчаларыгыз белән идарә итүчеләргә, килешү төзүчеләргә әле күпмедер күләмдә түләп тә барасыз.
-"Татфондбанк" та сакланган акчаларын кертемчеләр районда кайдан, ничек ала?
- Лицензиясен РФ Үзәк Банкы гамәлдән чыгарган, эшчәнлеге туктатылган бу банк исәбендә 1 миллион 400 мең сумга кадәр булган кертемнәрне Закон чикләрендә АСВ да иминиятлештерелгән, дәүләт билгеләгән Россия банклары аша кире кайтару процедурасы бара. Районда бу эш Россия "Саклык банкы"на йөкләнде.
-Татарстан прокуроры күрсәтмәсе өлкән яшьтәге, инвалидларга гына кагыламы?
-Әлегә шулай дип билгеләнде. Шундый схема буенча зур акчалар эшлим дип алданучылар иск-гариза язып Казанның Вахитов районы судына да турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала Башта безгә килегез, без һәркемгә һәм һәрвакыт юридик ярдәм күрсәтергә әзер.
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев