Апаста 7 районның башлыклары һәм хоккей командалары
"Алтын алка" Боз сараенда зонакүләм хоккей ярышлары бара. Биредә Апас, Кайбыч, Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан, Чүпрәле, Тәтеш районы командалары Татарстан Республикасы район башлыклары кубогына көч сынаша. Әлеге район башлыклары да бүген Апас җирендә кунакта. Алар Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендә хоккей ярышларын ачып җибәрү тантанасында катнаштылар. Аннан соң...
"Алтын алка" Боз сараенда зонакүләм хоккей ярышлары бара. Биредә Апас, Кайбыч, Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан, Чүпрәле, Тәтеш районы командалары Татарстан Республикасы район башлыклары кубогына көч сынаша. Әлеге район башлыклары да бүген Апас җирендә кунакта. Алар Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендә хоккей ярышларын ачып җибәрү тантанасында катнаштылар. Аннан соң кунаклар "Сәләт" балалар иҗат үзәгендәге эш шартлары, "Сугышчан Дан" музее белән таныштылар. Апасның үзәк урамнары буйлап сәяхәт иттеләр, төрле шәхесләргә куелган бюстлар, һәйкәлләр, Мемориал комплекс белән, үзгәртеп корылган вокзал, яңа гына төзелгән ЗАГС бинасы белән таныштылар. "Йолдызлык" ("Созвездие") фестиваленең гала-концертын да тамаша кылды башлыклар. Яңа гына сатып алынган баяннар, тальяннарга кушылып җырлаган сәхнә осталарына, яшь йолдызчыкларга һәркем соклануын белдерде. Дәвештәге "Свияга" балалар ял үзәге, биредәге ял һәм эш шартлары да кызыксындырды кунакларны. Соңыннан район башлыклары Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге теплицада булдылар. Анда чәчәк, кыяр, помидор үстерү үзенчәлекләре, эшне оештыру серләре белән уртаклаштылар.
Хоккей уеннары дәвам итә. Уенчылар район башлыклары кубогы өчен көч сынаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев