Апаста 9 Май бәйрәме “Җиңү салюты“ белән тәмамланачак
9 Май халкыбыз Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп уза. Шул уңайдан районда киң күләмле чаралар планлаштырылды.
(6 май, “Апастово-информ“).
Хезмәт коллективлары, балалар, укучылар – барысы да 8.30-9.20 сәгатьләрдә “Алтын алка“ боз сараена җыела. 9 Май һәм “Үлемсез полк“ биредән башланып китәчәк. Батырлар мемориал комплексында район башлыгы Равил Хисаметдинов бәйрәм тантанасын ачып җибәрә. Тантанадан соң, район мәдәният йорты каршында бәйрәм концерты тәкъдим ителә. Шушыннан ретро автомобильләр парады старт алачак.
Кич белән 21.00 сәгатьтә “Җиңү салюты“ атачак. (ред.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев