Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста Абдулла Алишны онытмыйлар

Апас «Туган як» музее һәм үзәк китапханә коллективлары, Апас мәктәбенең 8 сыйныф укучылары укытучы Рәзинә Ганиева катнашында Татарстанда да бердәнбер Җәлилчеләр һәйкәл-панорама стелласы янына җыелды. Биредә татар халкының танылган балалар язучысы Абдулла Алиш истәлек тактасына чәчәкләр кую тантанасы уздырылды. Мәгълүм булганча, язучының нәсел шәҗәрәсе ул чакларда 1000 йортлы булган Шонгаты...

Апас «Туган як» музее һәм үзәк китапханә коллективлары, Апас мәктәбенең 8 сыйныф укучылары укытучы Рәзинә Ганиева катнашында Татарстанда да бердәнбер Җәлилчеләр һәйкәл-панорама стелласы янына җыелды. Биредә татар халкының танылган балалар язучысы Абдулла Алиш истәлек тактасына чәчәкләр кую тантанасы уздырылды. Мәгълүм булганча, язучының нәсел шәҗәрәсе ул чакларда 1000 йортлы булган Шонгаты авылына тоташа. Әсирлектә язган шигырләренең бер өлешен хәтердән ятлап, Кызылтаудан Газыйм Кадыйров атлы кеше саклап кала. Татарстанда хәзер Абдулла Алиш исемендәге премия дә бар. Район газетасында озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Азат Сункишев үз вакытында бу премия лауреаты булды.

15 сентябрь-Абдулла Алишның туган көнендә Апаста менә шундый истәлекле вакыйга үтте, Бөек Ватан сугышы турында истәлекләр барланды. Укучылар яттан язучының шигырләрен сөйләде, Батырлар скверы, Үзәк музей залларындагы яңа һәйкәлләр, күргәзмәләр белән таныштылар

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев