Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста агачлар аклау эше башланды

Районда чисталык икеайлыгы кысаларында өмәләр дәвам итә.

(29 апрель, “Апастово-информ”).


Хезмәт коллективлары тирә-юньне чистарту, чүп-чардан арындыру белән беррәттән юл буендагы агачларны аклау, агачлыкларны чистарту эшенә дә чыктылар. Бу эшкә авыл җирлекләрендә дә бердәм булып кушылдылар.
Район хастаханәсе коллективы да туган ягыбызның чисталыгына, матурлыгына үз өлешләрен керттеләр.
“Матурлыкны бик яратабыз. Ләкин аны яратып кына калып булмый, үзебезнең хезмәтебез, өлешебез дә керергә тиеш дип саныйбыз. Коллективта беркем дә каршы килмәде. Барыбыз да бердәм булып килдек. Районыбыз чиста булсын, сау-сәламәт булыйк”, - диде Фирдәүс Хөсәенова.
Теш дәвалау бүлеге коллективы да үзләренә бүлеп бирелгән мәйданда агарту эшләрен бердәм һәм дус булып башкардылар.
“Тирә-юнебез матур булсын дип тырышабыз. Һәр елны хезмәттәшләр белән бирегә килеп, саф һавада эшләп кайтабыз”, - диде Гөлсинур Миңнуллина.
Апасның “Кояшкай”, “Салават күпере” балалар бакчалары коллективлары да тирә-якның матурлыгына соклана-соклана агач төпләрен аклап, чистартып куйдылар.
“Чисталык үзебез өчен кирәк. Тирә-юнебез чиста, матур булганда күңелгә рәхәт була”, - диде “Кояшкай” балалар бакчасы хезмәткәре Радик Абдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев