Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста “Ак җилкән” клубы эшли

Районыбызда ялгыз яшәүче, үз парларын, насыйп ярларын табып, туган җирләрендә төпләнеп калып хезмәт итүче яшьләребез өчен оештырылган "Ак җилкән" клубының чираттагысы Каратун мәдәният йортында узды. Биредә Каратун, Урта Балтай, Сатламыш, Югары Ындырчы авыл җирлекләреннән студент яшьләр дә, урта буын ир-ат, хатын-кызлар да катнашты. Әлеге чара чәй табыны артында, әңгәмә рәвешендә...

Районыбызда ялгыз яшәүче, үз парларын, насыйп ярларын табып, туган җирләрендә төпләнеп калып хезмәт итүче яшьләребез өчен оештырылган "Ак җилкән" клубының чираттагысы Каратун мәдәният йортында узды. Биредә Каратун, Урта Балтай, Сатламыш, Югары Ындырчы авыл җирлекләреннән студент яшьләр дә, урта буын ир-ат, хатын-кызлар да катнашты. Әлеге чара чәй табыны артында, әңгәмә рәвешендә алып барылды. Мәдәният хезмәткәрләре матур биюләрен, күңелле җырларын бүләк иттеләр. Районның ЗАГС бүлеге мөдире Розалия Насыйбуллина катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде.

- Туган җиребездә тату гаиләләр барлыкка килеп, бәхетле сабыйлар дөньяга килсен иде. Бүгенге көндә районда демографик хәл начар дип әйтмәс идем. 114 бала дөньяга килде, 68 гаилә теркәлде. Сезнең арада да шундый матур парлар кавышыр дип ышанам, - диде Розалия ханым. Шәмәк авылыннан килгән Илгиз Ваһапов әлеге очрашуларның кирәклеген әйтеп узды.

- Биредә күз атарлык, мөләем хатын-кызлар да бар. Киләчәктә бәлки очрашып сөйләшеп, үземә тиң яр итеп кавышырбыз да әле, - диде ул. Очрашу ахырында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәрберсенә олы рәхмәтен белдерде.

- Районыбыз көннән көн матурлана, төзелешләр бара. Халык өчен уңайлылыклар арта. Менә шушы районыбызда бәхетле матур парлар кавышып, сәламәт балалар тусын иде дигән теләктә калам, - диде Луиза Сафина.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев