Апаста Алтын, Зөбәрҗәт һәм Бриллиант туйларын билгеләп үтүчеләр хөрмәтләнде
Озак еллар парлы һәм үрнәк гомер итүче гаиләләр 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район мәдәният йортына җыелды. Алар өчен бәйрәм кичәсе әзерләнде.
(8 июль, “Апастово-информ“).
Районында илле ел һәм аннан да күбрәк бергә гомер иткән парларны хөрмәтләү матур традициягә әйләнде.
"Бер-береңә терәк булып, яратып, хөрмәтләп һәм бер сүздән булып яшәгәндә генә гомер сукмаклары чуалмый, тигез юлдан тайпылмыйча гына алга таба бара. Киләчәктә дә сезгә сәламәтлек, тигез тормыш юлдаш булсын! Сез безгә үрнәк тә, терәк тә"- диде район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов.
Сәхнә түренә менгән парларга район башлыгы исеменнән түбәтәй, шәл һәм Рәхмәт хатлары бүләк ителде.
-Гаилә – һәркем өчен иң мөһим нәрсә. Ул бер-беребезне яратырга, хөрмәт итәргә, якыннарыбызны кайгыртырга өйрәтә, авырлыкларны җиңеп чыгарга булыша. Гаиләдә олы буынның яшь буынга мәдәни традицияләре күчә. Барыгызга да тигезлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр телим, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Өлкәннәр хөрмәтенә районның мәдәният хезмәткәрләре матур концерт программасы әзерләгән иде. Өлкәннәр һәр чыгышны, котлауларны җылы кабул итте, рәхмәтләрен әйтеп таралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев